Логотип «Мәйдан» журналы

Көндез алган яралар төнгеләренә караганда тизрәк төзәлә

Нинди аермасы бар инде, дияргә ашыкмагыз.Мондый нәтиҗәне, озак тикшерүләрдән соң, Кембридж университеты галимнәре ясаган. Бу организмдагы тоташтыручы тукыма күзәнәкләре – фибробластлар белән бәйле. Ал...

Нинди аермасы бар инде, дияргә ашыкмагыз.



Мондый нәтиҗәне, озак тикшерүләрдән соң, Кембридж университеты галимнәре ясаган. Бу организмдагы тоташтыручы тукыма күзәнәкләре – фибробластлар белән бәйле. Алар яңа тукыма үсеше өчен үзенә күрә бер каркас барлыкка китерә һәм яралар төзәлүендә мөһим роль уйный. Лаборатория шартларында, кеше фибробластларының нәкъ менә көндез бик актив булуы ачыкланган, ә тычканнарның, киресенчә – төнлә. Җирле пешү үзәге (ожоговый центр) пациентларының авыру тарихларын өйрәнгәннән соң, җәрәхәтләрен көндез алган авыруларның 1,5 тапкыр тизрәк терелүләре ачыкланган. 20:00-08:00 вакыт аралыгында зыян күрүчеләрнең уртача терелү вакыты 28 көн булса, 08:00-20:00 сәгатьләрдә яраланучылар 17 көндә тернәкләнгән. Шуңа күрә, яралану куркынычы булган эшләрегезне кичке сигездән соң бик сак башкарыгыз.

 
Фото: https://vash.market, http://60.mchs.gov.ru
http://yashel-uzan.ru/

Комментарийлар