Логотип «Мәйдан» журналы

Көчле яңгырлар һәм кискен җил сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, якын арада республикада кисәк кенә һава торышы бозылырга мөмкин. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр мини...

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, якын арада республикада кисәк кенә һава торышы бозылырга мөмкин. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Көчле яңгырлар һәм кискен җил сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
“Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Алдагы өч сәгатьтә һәм көн азагына кадәр Татарстанның көньяк районнарында яшен, көчле яңгыр, боз явуы һәм секундына 24 метр тизлектә исүче җил көтелә”, - диелә хәбәрдә.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе, һава торышы начарланганда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән һәм электр үткәргеч линияләреннән ераграк торырга кирәклеген искәртә. Зур агачлар янында торырга, алар янында машиналарны да калдырырга ярамый.
Көчле җилдән сакланырга теләп, йорт диварларына яки җәмәгать транспорты тукталышларына да ышыкланырга ярамый. Көчле җил вакытында түбәләрдән шифер кисәкләре яки башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188637/

Комментарийлар