Логотип «Мәйдан» журналы

"Китап" радиосының Казан-Уфа-Казан автомарафоны Чаллыда!

Кичә "Китап" радиосының Казан-Уфа-Казан маршруты буенча "Мин матурлык эзлим..." дип аталган автомарафоны Чаллыда тукталыш ясады!Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җ...

Кичә "Китап" радиосының Казан-Уфа-Казан маршруты буенча "Мин матурлык эзлим..." дип аталган автомарафоны Чаллыда тукталыш ясады!
Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау.
Г.Тукай һәйкәле янында яшь артист Артур Салихов, шәһәребезнең моңлы сандугачы Илсөяр Закирова, шагыйрьләребез Айрат Суфиянов һәм Айзирә Имамова, Казан кунаклары "Китап" радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова, Ильяс Мингазов җитәкчелегендәге "MINGAZOV" кавер төркеме, Татмедиа журналисты Адель Әхмәтҗанов чыгыш ясадылар.
 
 

Комментарийлар