Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе елда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашыр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашырга чакырды.
Киләсе елда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак
ТР Президенты Башкортстан белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалаганнан соң журналистлар белән аралашкан вакытта шулай дип белдерде.
«Мин коллегаларыбызны ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларда катнашырга чакырам. Без Татарстанда да Башкортстан Республикасы көннәрен үткәрербез дип өметләнәм», - диде Миңнеханов.
ТР Президенты үз чыгышында «башкорт туганнарыбыз»ны республиканың 100 еллыгы белән тәбрик итте һәм Башкортстанның мондый бәйрәмне үткәргән беренче республика булуын искәртте.
«Без моннан күп еллар элек ике республика арасында урнашкан мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез һәм югары бәялибез. Безнең тугандаш халыклар, ике республика, илебезнең куәтле ике территориясе – Татарстан һәм Башкортстан», - дип өстәде Президент.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184768/

Комментарийлар