Логотип «Мәйдан» журналы

КФУ профессоры: «Казанга кыш килергә ашыкмый»

Татарстанда һәм Казанда ноябрь аенда аномаль җылылык күзәтелә. Алдагы декадада тәүлеклек уртача температура нормадан югарырак булачак. Бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе...

Татарстанда һәм Казанда ноябрь аенда аномаль җылылык күзәтелә. Алдагы декадада тәүлеклек уртача температура нормадан югарырак булачак. Бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
КФУ профессоры: «Казанга кыш килергә ашыкмый»
«Казанда һава торышын антициклон билгели, аның үзәге Себернең төньяк-көнбатышында урнашкан. Шунлыктан хәзер һава басымы югары, җил юк, температура уртача. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, бүген иртән -0,8 градус иде. Без нуль тамгасын үтмәдек әле. Гадәттә, бу Казанда 30 октябрь — 1 ноябрьдә була. -5 тамгасын үткәч, даими кар катламы барлыкка киләчәк», - дип хәбәр итте спикер.
Переведенцев китергән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура -3,5 градус тәшкил итәргә тиеш. Чынлыкта ул 2,5 градуска тигез. Шул рәвешле, нормадан тайпылыш 5-6 градус тәшкил итә.
«Бу - бик җитди күрсәткеч. Атна ахырына кадәр бездә уңай аномалия күзәтеләчәк. Гадәттә, Татарстан башкаласында кар 19-21 ноябрьдә ята. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, әлегә кар явуы көтелми. Быел Казанга кыш килергә ашыкмый», - диде ул.
Татарстанда ноябрьнең җылы булуы көньяк-көнбатыштан килгән агымнар белән бәйле. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, 24 ноябрьгә кадәр тәүлеклек уртача температура 2 градуска диярлек югарырак булачак.
 
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196940/

Комментарийлар