Логотип «Мәйдан» журналы

«КФУ фәнни десанты» мәгърифәтчелек акциясе

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын зур күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән бәйрәм итә башлый. Ай дәвамында – 25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә КФУ оештырган зур фән б...

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын зур күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән бәйрәм итә башлый. Ай дәвамында – 25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә КФУ оештырган зур фән бәйрәме узачак. 
kfu
Татарстанның иң зур вузы – Казан федераль университеты үзенең 215-нче туган көне уңаеннан, республика халкына бүләк ясаячак. Киңлекләре чыннан да тәэсир итәрлек: "КФУ фәнни десанты" 18 шәһәр һәм бистәләрдә булачак. Алар арасында: Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Норлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабуга.
«КФУ фәнни десанты " – ул 13 институттан, 1 югары мәктәптән, 1 факультеттан һәм КФУның 2 филиалыннан фәнни-популяр лекцияләр, иҗади коллективларның чыгышлары, кабул итү комиссиясеннән консультацияләр, кызыклы интерактивлар, алар арасында викториналар, һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класслар, тәҗрибә һәм экспериментлар. Танылган укытучылар һәм галимнәр аңлаешлы формада фән дөньясындагы казанышлар һәм катлаулы күренешләр турында сөйләячәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, университет традицион рәвештә мәгърифәтчелек миссиясен башкара, аның нигезләре 200 ел элек Николай Лобачевский ректорлыгы вакытында салынган иде. Танылган математик, Евклидныкы булмаган геометрияне уйлап табучы барлык теләүчеләр өчен ачык лекцияләр укыган. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты даими рәвештә « КФУда PROНаука » фәнни-популяр проектын үткәрә, аның иң кызыклы һәм истә калырлык интерактивларын «КФУның фәнни десанты» алып киләчәк.
Үткәрү шәһәрләре:

  • Апас – 25.10.2009

  • Актаныш-29.10.2009

  • Лениногорск – 30.10.2009

  • Мамадыш – 31.10.2009

  • Әлмәт – 01.11.2019

  • Менделеевск – 05.11.2019

  • Чистай – 06.11.2019

  • Минзәлә – 07.11.2019

  • Норлат – 08.11.2019

  • Алабуга – 09.11.2019

  • Зәй – 12.11.2019

  • Әгерҗе-13.11.2019

  • Мөслим – 14.11.2019

  • Бөгелмә-15.11.2019

  • Азнакай – 20.11.2019

  • Сарман – 21.11.2019

  • Арча – 22.11.2019

  • Яр Чаллы – 27.11.2019


Элемтәләр өчен телефон: 89196933824, Мөхтәрова Ләйлә Марат кызы.
 
Фото: https://kpfu.ru/

Комментарийлар