Логотип «Мәйдан» журналы

Керфекләрне ясалма үстерү ни өчен зыянлы?

Табиблар керфекләрне ясалма үстерүгә каршы. Бу хакта Ren TV каналы хәбәр итә.Бу процедура вакытында кешенең үз керфегенә ике-өч ясалма керфек ябыштырыла. Табиб косметолог Оксана Чащина әйтүенчә, керфе...

Табиблар керфекләрне ясалма үстерүгә каршы. Бу хакта Ren TV каналы хәбәр итә.

Бу процедура вакытында кешенең үз керфегенә ике-өч ясалма керфек ябыштырыла. Табиб косметолог Оксана Чащина әйтүенчә, керфекнең тамыры - фолликул, авырлыкны күтәрә алмый һәм аңа зыян килә.
"Иң еш таралган һәм иң аз зыянлы нәтиҗә - керфекнең коелуы һәм бүтән үсмәве", - ди ул.
Табиб әйтүенчә, керфекләрне үстерү өчен матдәләр Россиядә сертификация узмаган. Шуңа күрә алардан күз кабагының, күзнең химик пешүе, конъюнктивит башлануы бар. Кеше вакытында дәваланмаса, күрү сәләтенә дә зыян килүе бар.
Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының дерматология һәм косметология буенча штаттан тыш төп белгече Наталия Махнева әйтүенчә, стериль булмаган инструментлар куллану нәтиҗәсендә, күздәге тире зыян күрергә һәм хәтта керфеккә бет эләгергә мөмкин. Керфектәге бетне тиз генә ачыклап һәм дәвалап булмый ди ул. Шулай ук бактерияләрдән күз кабагы ялкынсынуы барлыкка килергә мөмкин. Бу авыру хроник һәм ул тиз генә дәваланмый.
Табиблар керфекләрне үстерүне даими ясап тормаска, керфекләрне ял иттереп алырга куша.

Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/kerfekl-rne-yasalma-ster-ni-chen-zyyanly/

Комментарийлар