Логотип «Мәйдан» журналы

Кемгә чия ашарга ярамый?

Чиянең файдалы үзлекләре шактый. Ул кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан басымын төшерә, организмнан шлакларны чыгара, тромбозга каршы тора. Чиядә антиоксидантлар күләме зур. Шуңа күрә ул картаюны да...

Чиянең файдалы үзлекләре шактый. Ул кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан басымын төшерә, организмнан шлакларны чыгара, тромбозга каршы тора. Чиядә антиоксидантлар күләме зур. Шуңа күрә ул картаюны да акрынайта. Чия күз күремен яхшырта һәм кандагы холестерин күләмен киметә.
Тик бу җимешнең тискәре йогынтысы да була...

Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Кайсыбер авырулары булган кешеләргә чия ашарга ярамый. Әгәр гастрит булса, әче чия җимешләре авыруны кискенләштерә. Чия ашаганнан соң ашказаны һәм эчәклек җәрәхәте (язва) килеп чыгарга мөмкин. Үпкә авырулары белән интеккән кешеләргә дә чия ашарга киңәш ителми.
Фото: https://pixabay.com/

https://intertat.tatar/copayjavap/kemg-chiya-asharga-yaramyy/

Комментарийлар