Логотип «Мәйдан» журналы

Кәли

Йокы бүлмәсендәге тавышсыз режимга куелган кесә телефоны берничә тапкыр «биеп» алса да, аның хуҗасы – таң алдыннан гына кайтып яткан егет – урыныннан торырга теләмәде. Беренчедән, әле йокысы туймаган,...

Йокы бүлмәсендәге тавышсыз режимга куелган кесә телефоны берничә тапкыр «биеп» алса да, аның хуҗасы – таң алдыннан гына кайтып яткан егет – урыныннан торырга теләмәде. Беренчедән, әле йокысы туймаган, икенчедән, СМС Таточкадан, һәм анда нәрсә язылганын ул, укымаса да, белә: «Хәерле көн, Димончик! Хәлләр ничек? Синең белән үткәргән гаҗәеп төннең дәвамын телим...» Өченчедән, әти-әнисен дә, үзен дә уңайсыз хәлдә калдыра торган «Төне буе кайда йөрисең?», «Нигә телефоныңны алмыйсың?» «Бүген ничәдә кайтасың?» кебек сорауларга җавапны, әтисе икенче сменага эшкә киткәч, әнисенә бирү күпкә җиңелрәк. Шуңа да ул, мендәрен кочаклап, йокылы-уяулы изрәп ятуын дәвам итте.

Ата-ананы да аңларга була: нәсел дәвамчысы – бердәнбер улларының киләчәге өчен борчылалар. Аны башлы-күзле итеп, оныклар шатлыгын күрергә телиләр. Олы кызлары кияүгә чыгып, чит илгә китеп урнашты инде. Аның белән, телевизор аша сөйләшкән кебек, еш хәбәрләшеп торсалар да, кыз кешенең «барган җирендә таш булуы» хәерле. Әти кеше улына: «Армиягә барып кайтмыйча, гаилә кору турында сүз булырга тиеш түгел!» – дисә, әнисенең баласын ерак билгесезлеккә җибәрәсе килми шул. Шуңадыр, үсеп җиткән малайны һаман иркәләп, аны акларга-якларга гына тора. Тик барыбер, биш ел түләп уку гына җитмәгән, кесә чыгымнары да әти-әни исәбеннән булгач, егет үзе теләгәнчә үк яши алмый, һәм бу мәсьәләне озакка сузмыйча хәл итәргә кирәк иде. Институт тәмамлаган егерме дүрт яшьлек өрлектәй егет берара эш таба алмый интекте. Эше булса – акчасын аз түлиләр, акчалысына тәҗрибәле хезмәткәрләр таләп ителә, дип күңелне төшерәләр.
Менә, ниһаять, яхшы гына эш урыны тапты: зур сәүдә оешмасының иң яхшы автосалонында менеджер ул. Машина «җене» кагылган бабасы кебек, егет тә балачактан техника белән кызыксынды. Аның горурлыгы булган беренче машинаны да, йөрергә яраксыз ике «Жигули» юнәтеп, бабасы белән бергә җыйганнар иде. Хәзер ул «Жигули»да әтисе күл буендагы бакчаларына йөри. Күптән түгел кредитка «Форд» алып җибәрделәр – анысы егет кулында. Әле яшь булуына да карамастан, менеджер үз эшен белеп башкара. Җитәкчесе егеттән бик канәгать, чөнки башлы, тырыш хезмәткәргә юлыкканнан бирле, сату әйләнеше көннән-көн арта бара.
Әлегә егетнең күз атып кына йөргән дус-иш кызлары булса да, хәзерге заман чибәрләре үзеңә сайлау мөмкинлеге калдырмый диярлек. Автосалонга урнашкач та, бухгалтер Татьяна Владимировна, бер артына, бер алдына төшеп боргаланды-сыргаланды, атлет гәүдәле, эчми-тартмый торган акыллы егетнең игътибарын үзенә җәлеп итү әмәлен тәки тапты. Үсмер чагыннан көрәш секциясенә йөргән егетнең күп вакыты хәзер шушы Тата белән үтә. Дүрт яшькә олырак булса да, алай начар кыз түгел түгелен: ул буй-сын, йөз-каш дисеңме; ашарга пешермәсә дә, үзен кашыкка кабып йотарлык инде, кочакта эри дә китә. Бу тәти кыз, кыркылган ак башын югары күтәреп, килешле генә кыска итәктән, озын төз аяклары белән янбашларын уйната-уйната, биек үкчәле платформасында шак-шок басып автосалонның бер башыннан икенчесенә үткәндә, бер ир-атның да каерылып карамыйча калганы юк, билгеле. Бүгенге заман кешеләренең кайберләрен кызыктырган нәрсәләренең берсенә – өч бүлмәле фатирга да ия әле үзе. Сөйләүләре буенча, Татаның әтисе наркотиклар белән бәйле эш аркасында бизнесыннан да, хатыныннан да колак каккан икән. Үзе каядыр төрмәдә, ә хатыны бүтән бер бай кешегә кияүгә чыккан. Алар хәзер Казан шәһәрендә үз йортлары белән яши, ди. Әни кешенең бар кайгыртканы – бердәнбер кызы Таточка. Гаиләсендә төрлесен күргән кызның азып-тузып беткәнче кияүгә чыгуы яхшырак, әлбәттә. Үз иркендә яшәгән кыз инде күп нәрсәне татып өлгерде: тәмәкесен дә, кальянын да, татуировка ясатуны да калдырмады... Шуңа да әнисе: «Әгәр төпле егет тапсаң, миңа хәбәр ит. Үзем күреп сөйләшкәч тә, менә дигән итеп туй ясарбыз, аннан фатирны да сиңа яздырырмын», – дигән...
Йокылы-уяулы яткан егет, өй эчендә ниндидер җанлану сизеп, күзләрен ачты. «Кичә иптәшләр белән төнге клубта озак йөрелгән. Баш авыртып тора, эчәсе дә килә. Инде төш җиткән икән бит! Су эчеп, бераз капкалап керсәң, шәп булыр иде дә соң... Тукта, әти-әнидән башка өйдә кемдер бар кебек... Әбисе килгән түгелме? Ура! Димәк, сорау алып тору булмаячак!» Егет тиз генә торды да юыну бүлмәсенә кереп китте. Ул юынып-кырынып чыкканда, әбисе белән әтисе аш бүлмәсендә иде. Чәй кайнаган, өстәл өсте тәм-том белән тулган.
– И-и-и балакаем! Син дә өйдә икәнсең бит, Дамир улым! – дип, авылдан килгән Гәүһәрия оныгын кочаклап алды. – Мин быдыр-быдыр киләм тагы, ял итә идеңме әллә, улым? – Дамир, зыян юк дигәндәй, кулын гына селтәде. – Менә, балам, бабаң авырып китте бит әле. Безнең бүлнистә кирәкле дару булмагач, автобус белән калага килдем, таба алсак, әйбәт булыр иде... Э-э...Эшкә урнаштым дигән идең, әйбәт кенә эшләп йөрисеңме соң, улым? – дип тезеп китте Гәүһәрия карчык.
– Урнаштым, әби, рәхмәт! Ә бабайга ни булган? Әле әйбәт кенә йөреп тора иде бит, – дип сүзне үзеннән борды да авыл каймагын ипигә ягып чәй эчәргә тотынды Дамир.
– Мунчадан соң салкын әйрән эчкән. Менә хәзер ютәлли, температурасы да күтәрелде. Күршегә генә калдырып киттем, балалар. Йөрәге дә әйле-шәйле генә бит аның.
Гәүһәрия алдындагы ак тастымал белән күзләрен сөрткәләп алды.
– Әйдә, ашап ал да, кирәкле даруын табып, әбиеңне авылга кайтарып куярсың, – диде әтисе каш астыннан гына Дамирга карап. – Иртәгә ялың, әби-бабаңа булышырсың. Миңа бүген икенче сменага – кайта алмыйм. Ялымда кайтырмын. Бензинга акчаң бардыр бит?
Дамир баш кагып кына утырды. Бүген кичкә Тата белән очрашасылар иде дә, ярар, шалтыратырмын инде, дип уйлап куйды ул.
Бераздан, сумкалар күтәреп, әнисе дә кайтып керде.
– Безнең яндагы даруханәдә мондый дарулар юк, башкаларыннан карарга туры килер инде, әни. Әти яраткан җимешләрне алдым, имбир тамырын кайнатып эчерерсез, яме, улым.
Сумкага тагы лимон, йөзем, хәлвә, кәнфит ише күчтәнәчләр тутырып, ата-ана Гәүһәрия белән егетне авылга озаттылар.
Әбисен машинада калдырып, даруханәгә кергән арада, Дамирның тагы телефоны шалтырады. «Дим Димыч! Минем сиңа бик җитди тәкъдимем бар, тиз арада килеп җит! Иртәгә әни килергә тиеш, бүлмәләрне җыештырып, аны тиешенчә каршыларга кирәк. Безнең киләчәк хәл ителергә тора! Аңлыйсыңмы, Димончик?...» Дөресен генә әйткәндә, егет мондый кискен борылышка әле әзер түгел иде. Шуңа күрә ясалмарак тавыш белән ул: «Тата, сәлам! Кызганы-ы-ыч, авылда бабай авырып киткән, мин хәзер юлда. Кайтып җиткәч, хәбәр итәрмен, пока!» – дип, телефон төймәсенә басты.
Авылга берничә чакрым кала, яшенле яңгыр коеп яварга тотынды. Япан кыр уртасындагы юлда эт иярткән бер кешене узып киткәндә, Гәүһәрия:
– Улым, туктат әле! Бу бит Батыргали абзаң бугай, утыртыйк! – дип оныгына эндәште.
– Нинди Батыргали абзый? Кәли бит бу! Җитмәсә, һаман шул эте белән, машинаны пычракка батырып бетерәчәк бит. Барыбер чыланып беткән инде ул, әби. Кайтыр әле үзе әкренләп...
– Ни сөйлисең, балам?! Көне дә салкынча. Авыл кешесен утыртмыйча кыр уртасында калдырырга ярыймы соң? Машинаң укалы түгелдер ләбаса! Менә, монда нәрсәкәеңдер бар, җәярбез, алайса, – дип, алдагы утыргыч кесәсеннән олы пакетны тартып чыгарды.
– Туңмас иде әле, градусы бардыр аның, – дия-дия, егеткә әбисенең сүзен тыңларга туры килде. Машина кире чигенеп туктагач, өсте чыланган Кәли кабина тәрәзәсенә тотынып:
– Юк, малай, күп калмаган иде бит инде, менә сиңа мә... – дип кыенсынгандай итсә дә, этен пинжәк эченә кыстырып, шатлана-шатлана машинага кереп утырды. – Рәхмәт, Гәүһәрия! Әллә чиләкләп коя тагы... Мал врачына язуга дип барган идем. Бозавыбыз үлде бит. Хәзер малны да рөхсәтсез күмеп булмый, агай!
Салкын яңгыр, көтелмәгән җылы мөнәсәбәт белән көенечле уфтанулары – барысы бергә усал Кәлинең күңелен йомшарткан иде, ахры. Ул мышык-мышык борынын тартып:
– Э-эх! Юк инде, Гәүһәрия! Юк! Тормыш итәргә үз кешең кирәк икә-ә-ән! Үз кешең! – дип кулын селтәде, байтактан кырыну күрмәгән, буразнадай җыерчыклы йөзен җиңе белән сөрткәләргә кереште.
Гәүһәрия авылдашын кызганып куйды. Әй, бу тиклем аяусыз язмышны әйтер идең инде!.. Хәзер инде бөкрәйгән, иңнәре салынып төшкән әлеге Кәлидә тирә-якта дан тоткан, күпләрне гашыйк иткән алыптай ирне кем генә шәйләр икән шул...
– Алай димә әле, Батыргали абый. Балалар табып, бергә гомер иттегез бит. Безнеңчә сөйләшергә дә өйрәнде, Анияне әйтәм... Җыйнаулашып бергә эчүегез бер дә ярый торган эш түгел дә инде анысы. Мал-туарны карап торырга  кирәк шул!
– Шулай да бит. Ничек кенә дип әйтим, җаный? Гомер буе үзгәрүен көтеп яшәдем. Аның көе безнеңчә түгел. Их! Кайтарып булса икән ул яшь чакларны...
Дамир юл буе гаҗәпкә калып тыңлап барды. Сабый чактан җәйге каникулларын әби-бабасы янында үткәргән егет түбән очтагы усал телле, йөзен сакал-мыек баскан, гомергә салмыш бу кешене Кәли дип кенә белә иде. Иптәш малайлары белән елгада су кереп, комлыкка кызынырга барганда, Кәлинең йорты яныннан үтәргә туры килә. Аның түбәсе чалшайган, шыксыз, гаугалы йортында еш кына көмешкә куганнарын, кемнәредер төрмәдә утырып чыкканын ишеткәне бар иде. Берара аларга шәһәрдән җирән башлы сипкелле игезәкләр – татарча белми торган малайлар да кайтып йөрде. Ну, сугыш чукмарлары иде дә инде!.. Дамир иптәшләре белән Кәлинең җимерек коймалы бакчасына әле кишер, әле алма урларга кергән чакларда хуҗа этен өстергән өчен заманча көйгә: «Кә-ә-ли-гәли, кәли! Кә-ә-ли-гәли, ой-ой-ой! – дип, такмаклый-такмаклый үртәп йөгергән вакытларны күз алдына китереп барды.
Авыл башында Кәлине төшереп калдыргач, Дамир әбисеннән сорап куйды:
– Әби, Батыргали исемле кеше нишләп мондый Кәли булып калган соң ул?
– Яшьлектә картлыкны уйламыйбыз шул, – дип, Гәүһәрия әбисе сөйләп китте: – Син белмисең инде, улым, аларны. Минем үземнең дә үсмер вакыт булгандыр... Түбән очтагы тыкрыкта яши торган Биктимер агай белән Миңсылу түтинең дүрт малае бар иде: Батырхан, Батырҗан, Батыргәрәй, Батыргали исемле. Әй, аларны күрсәң! Барысының да исемнәре җисемнәренә туры килеп тора торган әзмәвердәй батыр көрәшчеләр иде. Һәр Сабан туенда тәкә аларныкы була иде инде! Башлары да эшләгәндер тагы – төрлесе төрле шәһәрләрдә гыйлем алып, урнашып калдылар. Батыргали дә, Себер якларында армиядә хезмәт иткәндә, Малания исемле шул як кызы белән таныша да тормыш корып җибәрә. Баштарак каршы торганнар иде, йола буенча, төпчек малай ата-ана йортында калырга тиеш бит...
Миңсылутти урын өстенә калгач, төпчек Батыргалине чакыртып кайтардылар. Шуннан шул: Батыргали абый, икенче балалары Тимурга авырлы хатыны Малания һәм олы улы Вадим белән, кубарылып-төйнәлеп дигәндәй, күченеп кайтты. Торган җирләрендә Батыргалине кыскартып, Коля дип йөрткәннәр, күрәмсең. Монда да, хатынга җайлы булсын диптер инде, Гали дип әйтергә өйрәттеләр. Малания татарча Гали дип әйтә алмый бит, «Кәли» килеп чыга. Менә шуннан инде, улым, авыл халкы Батыргалигә «Кәли» дип кушамат такты. Ә хатыны Ания булып калды... Йә Раббым! Кыйбласызлык – бәхетсезлекнең башы, күрәмсең: балаларына да тормыш итүләре җиңелләрдән түгелдер шул...
Гәүһәрия белән Дамир кайтып кергәндә, Асылгәрәй торып утырган иде инде. Өстәлдәге электр самавыры янында бал белән тирләп-пешеп чәй эчә иде. Оныгы белән карчыгы кайтып кергәнгә сөенә-сөенә кәләпүшен салды да муенындагы сөлгесе белән битен-башын сөрткәләде. Уң кулын бумази күлмәге түшенә ышкып:
– Мине мактап кына йөрисез икән! Кхе-кхе! Нихәлләр? Әйдә, улым, түрдән уз, – дип елмайды.
Дамир бабасы белән кул биреп күреште һәм өстәл янына килеп утырды. Гәүһәрия исә, тиз генә кулын чайкатып алды да Асылгәрәйнең маңгаена тиереп карады.
– Ничек хәлең? Кая, тәнеңнең кайнарлыгы төштеме, юкмы? Бисмилла... Куркыныч түгел, ахры. Мин хәзер бер чынаяк чәй генә эчәм дә фельдшерны дәшеп киләм. Лапастан да әйләнәсе бар: малларны карап керергә кирәк. Син чыгып йөрмәссең, улым. Иртәгә күз күрер әле... Мин җитешкәнче фельдшер килсә, улым, без алып кайткан даруны теге яктагы өстәлгә кертеп куям – укол ясарга бирерсез, яме? – диде кала күчтәнәчләрен өстәлгә тезә-тезә. – Бар да яхшы булыр, Аллаһы боерса. Үтәчәк хаста гына була күрсен инде!..
Онык белән бабай, үзләре генә калгач, түр яктагы диванга кереп утырдылар. Гадәттәгечә, яңа машина маркаллары турында сөйләшеп киттеләр: аларның нинди үзенчәлекләре бар, кайсысы бензинны күп ашый, тауга менгәндә нинди тизлекне тота...
– Шәп машиналар бардыр да бит, улым, тик һәр нәрсә дә урынлы һәм таман булырга тиеш, минемчә. Безнең һава шартларына туры килерлек, бездәге юлларда йөрерлек... Төзәтү-карау эшләре дә кесәгә сугарга тиеш түгел. Хәзерге заманның кызыктыргычлары күп инде аның. Үзеңә таманны сайлый алырлык акыл кирәк, мин сиңа әйтим! Моторы да безнеңчә...
Сөйләшү белән мавыгып, фельдшерның ишектән керүен ишетмичә дә калганнар икән.
– Ой! Исәнмесез? – дигән йомшак тавышка әйләнеп карасалар, сылу гына бер кыз басып тора. – Хәлегез ничек, Асылгәрәй абзый?
Дамир, авызын ачкан килеш кызга карап, сихерләнгән кебек катып калган иде.
– И-и-и! Алмазилә кергән икән бит! Улым Дамир, күрәсеңме безнеңчә матурны? Яхшы, яхшы, кызым!.. – диде бу хәлгә сөенгән Асылгәрәй.
Кыз әйтерсең лә бүлмәгә кочагына җыеп җиләк исле ямьле җылы җәй алып кергән иде. Әле күптән түгел генә авылга килеп эшли башлаган кыз, чибәр егет каршына басып авыру карарга туры килер дип уйламаган иде, күрәсең. Ул өркәк болан кебек оялып кына, карлыгандай күзләрен яшерергә теләп, озын керфекләрен аска төбәде. Елмайганда нәни чокырлы ике алма бите тагы да алсуланып китте. Йөзенә җитди кыяфәт чыгарырга тырышып, болай да кечкенә авызын бөрештергәндәй итеп, пешкән чия сыман иреннәрен җыйды. Чемоданыннан трубкасын алып, тыңлаусыз, бөтеркәләнеп торган коңгырт чәчен сыпырып куйгач, трубканы уймак кебек кечкенә колагына киде дә Асылгәрәйнең кан басымын үлчәде. Җитез бармаклы куллары аккош канатыдай салмак хәрәкәтләр белән укол ясады. Кызның рәвешеннән сафлык чагыла иде. Мондый гүзәллекнең сагында торган каравылчы камчысы шикелле озын калын толым нәфис җилкәдә нечкә билдән түбән шуышып йөрде...
Алмазилә! Нинди матур кыз Алмазилә! Бу ефәк кебек ялтырап торган калын толым чынмы икән соң? Бер тотып, сыпырып карыйсы иде...
– Бар да яхшы булыр, Асылгәрәй абзый! Даруларыңны кайчан, ничек эчәргә икәне язылган. Ярты стакан кайнаган җылымса су белән эчсәң, яхшырак булыр. Мин иртәгә тагын әйләнермен, яме, – диде кыз, елмаеп.
Асылгәрәй исә башын кагып, ярардан башка сүз әйтми генә бер оныгына, бер кызга карап утырды. Кыз эшен тәмамлап җыенганда, Дамирның кесә телефоны тагы шалтырады. Алмыйча да булмый. Трубкада Тата: «Димка! Сине күпме көтәргә була? Бетмәде инде синең шул авылың! Кара аны, Димыч! Йә бүген килеп җитәсең, йә минем кебек яхшы партиядән колак кагасың – сайла!» – дип чәрелдәде. Шул арада ишектән чыгып баручы Алмазилә үзе белән ниндидер рәхәт, назлы җылылыкны да алып китә сыман тоелды. Дамир әледән-әле тамагын кыргалады һәм, чак тыелып, басынкы тавыш белән: «Татьяна Владимировна! Бүгеннән болай сөйләшәбез: минем үз исемем бар – Дамир. Мин бозау түгел, шуңа да көтүләп йөрүчегә мохтаҗлыгым юк. Кайчан, кая, кем янына барырга икәнен үзем сайлармын!» – дип, телефон төймәсенә басты.
Ә Асылгәрәй бабасы шатлыгыннан уң кулының баш бармагын өскә күтәрде һәм, оныгына текәлеп: «Дөрес эшлисең!» – дигән кыяфәттә күз кысты...
 

Комментарийлар