Яз иртә килсә, кыраулар төшү ихтималы зур.

kebeste

Шуңа күрә түтәлләрне җылыту ягын карагыз. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Үсентеләр өстендә 4-5 см туфрак булырга тиеш. Борчылмагыз, алар барыбер аннан шытып чыга алачак.

Яшелчәләр өчен туфракны суперфосфат белән ашлап торыгыз. Ул кырау төшкәндә салкыннан саклый. Кәбестә үсентеләре -3 градуска кадәр чыдый.

Ләкин кәбестә үсентеләре туңганын күреп алсагыз, яфраклары саргаеп китсә, мочевина белән ашлагыз. Бер шырпы тартмасы кадәр мочевинаны 10 литр суда эретегез. Шуны үсентеләргә сибегез.

Туфрак корып китмәсен өчен, гел су сибеп, төбен йомшартып торыгыз. Кәбестәне кыраудан саклау өчен, урамга чыгарып утыртырга ашыкмау хәерле. Инде ашыгыч булса, пленка белән капларга кирәк.

 

Фото: Салават Камалетдинов

Комментарий язарга