Логотип «Мәйдан» журналы

Казанның Кремль яр буенда Уңыш фестивале узды

23 сентябрьдә Кремль яр буенда икенче тапкыр Уңыш фестивален билгеләп үттеләр. Бу турыда чараны оештыручылар хәбәр итә.Татарстан фермерлары сәүдә мәйданчыгында яшелчә һәм җиләк-җимеш, икмәк-күмәч эшлә...

23 сентябрьдә Кремль яр буенда икенче тапкыр Уңыш фестивален билгеләп үттеләр. Бу турыда чараны оештыручылар хәбәр итә.
Татарстан фермерлары сәүдә мәйданчыгында яшелчә һәм җиләк-җимеш, икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продуктлары, бал һ.б. азык-төлек тәкъдим иттеләр. Продукцияләрне авыз итеп карарга мөмкин иде.
Ярминкә кунаклары өчен күңел ачу программасы оештырылган. Биредә балалар өчен мастер-класслар, аниматорлар һәм аквагрим, конкурслар, селфи өчен тематик фотозона һәм музыка тәкъдим ителде.
Чара 12.00 сәгатьтә башланды һәм 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/23/172093/

Комментарийлар