Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга кабат иң көчле йөзүчеләр килә

8-12 ноябрьдә Казанда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты уза. Ярышлар Су спорты төрләре сараенда үткәрелә.Россия чемпионаты илнең алтмыштан артык төбәгеннән 490 йөзүчене үзенә җыячак. А...


8-12 ноябрьдә Казанда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты уза. Ярышлар Су спорты төрләре сараенда үткәрелә.





Россия чемпионаты илнең алтмыштан артык төбәгеннән 490 йөзүчене үзенә җыячак. Алар арасында ил җыелмасы составына кергән йөзүчеләр дә бар: Олимпия уеннары призерлары – Сергей Фесиков, Анастасия Фесикова, Евгений Лагунов, Михаил Полищук, Европа һәм дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары – Станислав Донец, Евгений Седов, Олег Тихобаев, Никита Коновалов, Николай Скворцов, Кирилл Пригода, Вячеслав Синькевич, Вероника Попова, Дарья Устинова, Розалия Насретдинова.


Биш көн дәвамында 46 комплект медаль уйнатыла. Ярышларның тантаналы ачылышы 8 ноябрьгә 17:45 сәгатькә билгеләнгән.

Комментарийлар