Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда троллейбус артына ябышып барган баланы видеога төшереп алганнар

Казанда мәктәп укучысы троллейбус артына ябышып йөргән. Бу хәлне бер машина йөртүче видеога төшереп алган. Видео кадрларыннан күренгәнчә, малай троллейбус артындагы баскычка ябышып тора. Баланы б...

Казанда мәктәп укучысы троллейбус артына ябышып йөргән. Бу хәлне бер машина йөртүче видеога төшереп алган.




 
Видео кадрларыннан күренгәнчә, малай троллейбус артындагы баскычка ябышып тора. Баланы бу эшкә нәрсә этәргән - аның билетка акчасы булмаганмы, әллә канына адреналин җитешмәгәнме - билгесез.
Мондый шаярту баланың ата-анасы өчен җитди проблема тудырырга мөмкин. 2017 елда Дәүләт Думасы кабул иткән закон буенча, транспортта җәнҗалчылар, самолет пилотларына лазер белән комачаулау, транспорт чараларына ябышып йөрү өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.
Бу закон "Хулиганлык" маддәсенә өстәмә булып тора. Җәмәгать транспортында хулиганлык өчен җаваплылык аерым пункт итеп язылган. Экстрим яратучыларга 300 дән 500 мең сумга кадәр штраф, яки бер елдан биш елга кадәр төзәтү эшләре, хәтта реаль срокка иректән мәхрүм итү яный.


Фото: соцсети



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/15/178819/

Комментарийлар