Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда татар теле укытучылары өчен семинарлар узачак

Казанда татар теле укытучылары өчен семинарлар оештырылачак – анда катнашучыларга белем бирүдәге заманча алымнар хакында сөйләячәкләр.Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Туган телл...

Казанда татар теле укытучылары өчен семинарлар оештырылачак – анда катнашучыларга белем бирүдәге заманча алымнар хакында сөйләячәкләр.
Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Беренче семинарны 28 октябрьдә үткәрергә ниятлиләр.
Семинарда лекторлар тәҗрибә уртаклашачак, яңа трендлар, телне өйрәнүдә заманча алымнар хакында сөйләячәк. Алар арасында «Иннополис» лицееның татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин, «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин, шулай ук әлеге лицей укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова, 7нче интернат-лицейның инглиз теле укытучысы Госман Гайнуллин, Канадада татар онлайн-мәктәбен оештыручы Алимә Сәләхетдинова бар.
Семинарда 280гә якын педагог катнашачак. Әлеге чараны ноябрь һәм декабрьдә дә үткәрергә ниятлиләр.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/26-10-2021/kazanda-tatar-tele-ukytuchylary-chen-seminarlar-uzachak-5841887

Комментарийлар