Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла

12-17 августта Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе базасында рус шашкалары буенча «X мәгълүмат технологияләре Кубогы» ачык Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрл...

12-17 августта Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе базасында рус шашкалары буенча «X мәгълүмат технологияләре Кубогы» ачык Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.
 
Турнирда Казаннан - халыкара мастер, дөнья Кубогының бронза медале иясе Андрей Гнилицкий һәм халыкара гроссмейстер, 2 тапкыр дөнья Кубогы җиңүчесе, Европа чемпионы Дмитрий Цинман катнаша.Турнирда күренекле катнашучылардан шулай ук Михаил Семенюк (Минск), Михаил Федоров (Түбән Новгород), Наталья Федорова (Түбән Новгород) булачак.
Ярышларда Мәскәү, Саха-Якутия Республикасы, Красноярск крае, Чуваш Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, ХМАО-Югра һәм Татарстан Республикасы әйдәп баручы спортчылары чыгыш ясаячак.
 

Фото: minsport.tatarstan.ru


Комментарийлар