Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Саклык банкының программистлар мәктәбе абитуриентларга тест үткәрә

Дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли торган Саклык банкының «Мәктәп 21» белем бирү проекты Казанда белем алуга омтылган кандидатлар белән күзгә-күз очрашуларны үткәрә башлады. Уку йортына конкурс...

Дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли торган Саклык банкының «Мәктәп 21» белем бирү проекты Казанда белем алуга омтылган кандидатлар белән күзгә-күз очрашуларны үткәрә башлады. Уку йортына конкурста бер урынга 32 кеше туры килә. Бу хакта «Мәктәп 21»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Абитуриентлар белән күзгә-күз очрашулар программалаштыруның дүрт атналык интенсив курсы алдыннан сайлап алуның йомгаклау этабы булып тора. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче студентлар билгеләнәчәк.
«Казанда сайлап алуда катнашу өчен барлыгы 8 меңнән артык гариза бирелгән иде. Хәтер һәм логика уеннарын 1,3 мең кеше узды, шуларның 886сы Татарстан башкаласыннан читтә яши. Сайлап алуның беренче агымында катнашу өчен гаризаларны 2 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин. Казанда мәктәп ел саен 500 программист укытып чыгарачак»,- диделәр матбугат хезмәтендә.
Кандидатларны сайлап алу дүрт этаптан тора: онлайн-уеннар, видео-интервью, күзгә-күз очрашып сөйләшү һәм программалаштыру буенча дүрт атналык сайлап алу интенсивы. Сайлап алу нәтиҗәләреннән билгеләнеп, 250дән артык катнашучы инновацион методика буенча ИТ-технологияләргә бушлай уку мөмкинлеген алачак. Шулай ук катнашучыларга тулай торак биреләчәк.

  • «Мәктәп 21» — уникаль белем бирү инициативасы, ул программалаштыру өлкәсендә түләүсез белем алу мөмкинлеген бирә. «Мәктәп 21»гә укырга керү алдан алган белемгә, эш тәҗрибәсенә, программалаштыра белүгә һәм диплом булу яисә булмауга игътибар ителми.

  • «Мәктәп 21» проекты «Ассоциация 42» француз франшизасы буенча эшли. Ул соңгы алты елда Европа, Америка һәм илебездәге ИТ-компанияләр һәм белгечләр арасында гаять зур популярлык казанды.



https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196869/

Комментарийлар