Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Корбан гаете намазы башлану вакыты, корбан чалу урыннары билгеле булды

Быел 21 августта бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә бәйрәм ителә. Шул рәвешле, быел Корбан бәйрәме 21 августка туры к...

Быел 21 августта бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
 
Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә бәйрәм ителә. Шул рәвешле, быел Корбан бәйрәме 21 августка туры килә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә — 04.30, гает намазы 05.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм намазы Галиев мәчетеннән «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары нигезендә нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18 500 сум тәшкил итә.
Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан ите тарату белән шөгыльләнә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып, махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.
Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.
"Казан нуры", Фатыйх Әмирхан урамы, 3
"Салихҗан", Бестужев урамы, 66а
“әл-Мәрҗани”, Каюм Насыйри урамы, 17
“Гадел”, Оренбург тракты, 193
“Ризван”, Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а
“Апанай”, Каюм Насыйри урамы, 27
“Тынычлык”, Мелитопольская урамы, 15 (Тынычлык)
“Әҗем”, Фәткуллин урамы, 15
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс
"Ярдәм", Серов урамы, 4а
"Рамазан", Окольная урамы, 25б
"Мәүлид" Селянская урамы, 23 (Залесный)
"Җомга", Ильич урамы, 4
"Котдус", Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)
"Иман нуры" Дорожная урамы, 32а (Нагорный)
"Дин-Ислам", Чишмәле урамы, 17а
"Билал", Иркен урамы, 29 (Вознесенское)
Корбан чалу комплексы Мамадыш тракты, 40
 
Фото: архив/Михаил Захаров

Комментарийлар