Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда биш мәктәп карантинга ябылган

Казанда кискен респиратор-вируслы инфекция аркасында биш мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Берничә уку йортының 20 классында укуны вакытлыча туктаттылар: Вах...

Казанда кискен респиратор-вируслы инфекция аркасында биш мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берничә уку йортының 20 классында укуны вакытлыча туктаттылар: Вахитов районының 18 нче мәктәбендә, Яңа Савин районының 31, 49 һәм 71 нче мәктәпләрендә, шулай ук Совет районының 121 нче лицеенда.
Казанда ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% ка арткан.
 
Фото: https://ok.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/06/180273/

Комментарийлар