Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда балаларда остеохондроз авыруын хирургик ысул белән дәвалый башладылар

Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә умыртка баганасының L4 һәм L5 тамырчыклары компрессиясе белән бил бүлегенең остеохондрозын дәвалау буенча беренче операцияләр ясалды. Б...

Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә умыртка баганасының L4 һәм L5 тамырчыклары компрессиясе белән бил бүлегенең остеохондрозын дәвалау буенча беренче операцияләр ясалды. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда балаларда остеохондроз авыруын хирургик ысул белән дәвалый башладылар
Операцияләрне Татарстаннан 15 һәм 16 яшьлек яшүсмерләргә ясаганнар.
Мондый оператив гамәлләр ВТБ банкының «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы белән бүлеп бирелгән акчага хирургия инструментарие сатып алынганнан соң мөмкин булды. Элек мондый диагнозлы пациентларга операцияләр өлкәннәр өчен медицина учреждениеләрендә ясалдылар, диелә хәбәрдә.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/23/195802/

Комментарийлар