Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Абдулла Алиш укулары уза

Бүген, 26 ноябрьдә, А.Алиш исемендәге шәһәркүләм балалар иҗат сараенда VI Алиш педагогик укулары оештырыла.Беренче Алиш укулары 2010 елда уздырылган иде. Алиш педагогик укулары Россиякүләм "Берега дет...


Бүген, 26 ноябрьдә, А.Алиш исемендәге шәһәркүләм балалар иҗат сараенда VI Алиш педагогик укулары оештырыла.



Беренче Алиш укулары 2010 елда уздырылган иде. Алиш педагогик укулары Россиякүләм "Берега детства" фестивале планына да кертелгән чара. Быелгы ачык чара кысаларында балаларга өстәмә белем бирүне үстерү мәсьәләләре дә каралачак. Катнашучыларның төрле почмаклардан җыелуы, әлеге укуларның тәҗрибә уртаклашу максатында зур әһәмияткә ия булуы турында да сөйли. Әйтик, 2010 елгы укуларга Татарстан шәһәрләреннән генә түгел, читтән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Оренбург, Киров һәм башка төбәкләрдән дә килүчеләр булды.
Конференция кысаларында пленар утырыш, тематик секция, педагогик остаханә, иҗат лабораторияләре, мастер-класслар һәм тренинглар, уку-укыту һәм методик әдәбият ярминкәсе, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең “Киләчәк йолдызлары” конкурсын уздыру планлаштырыла.
Алиш укулары – өстәмә белем бирү мөгаллимнәренең тәҗрибә уртаклашу һәм киңәшү өчен ачык мәйданчык, ди чараны оештыручылар.

 
Интертат

Комментарийлар