Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Кремленең юбилей көнендә төшкә кадәр 3,5 мең кеше булган

Казан Кремленең туган көнендә, 22 гыйнварда, иртәдән төшке сәгать уникегә кадәр музей-тыюлыкта 3,5 мең кеше булган. Бу хакта «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры...


Казан Кремленең туган көнендә, 22 гыйнварда, иртәдән төшке сәгать уникегә кадәр музей-тыюлыкта 3,5 мең кеше булган. Бу хакта «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
«22 гыйнварда "Казан Кремле“ музей-тыюлыгына 25 ел тулды. Бу көнне Казан Кремле музейларында бушлай булырга мөмкин. 12 сәгатькә бездә 3,5 мең кеше булды», - дип хәбәр итте ул.
Музей-тыюлыкка килүчеләр өчен бүләк әзерләнгән - Татарстанның Табигать тарихы музеенда, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда, Ислам мәдәнияте музеенда һәм Благовещение соборы тарихы музеенда, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, «Манеж» күргәзмә залында түләүсез йөреп була. Моннан тыш, музейларның һәркайсы экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар һәм концертлар белән үз программасын әзерләде.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179321/

 

Комментарийлар