Логотип «Мәйдан» журналы

Казан федераль университеты эксперты җәйге вакытка кире кайту идеясен хуплады

Вакытны сезонлы күчерүгә кире кайту Россиядә яшәүчеләргә җәен туйганчы йокларга мөмкинлек бирәчәк. КФУның Университет клиникасы йокы лабораториясе җитәкчесе Лилия Шаһиәхмәтова шулай дип белдерде. Бу х...

Вакытны сезонлы күчерүгә кире кайту Россиядә яшәүчеләргә җәен туйганчы йокларга мөмкинлек бирәчәк. КФУның Университет клиникасы йокы лабораториясе җитәкчесе Лилия Шаһиәхмәтова шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без хәзер даими рәвештә кышкы вакыт буенча яшибез. Нәтиҗәдә, соң ятып, иртә торабыз. Күпләргә йокысын туйдыру өчен вакыт җитми», - диде табиб.
Караңгы төшкәч, организмда мелатонин гормоны, таң аткач исә организмның активлыгы өчен җаваплы башка гормоннар булдырыла, дип ачыклык кертте Шаһиәхмәтова.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183229/

Комментарийлар