Логотип «Мәйдан» журналы

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак

«Казан Экспо» яңа күргәзмә үзәге территориясендә 13-15 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.Ведомствода билгеләп...

«Казан Экспо» яңа күргәзмә үзәге территориясендә 13-15 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, Форум көннәрендә зур эшлекле программа каралган. «Аерым алганда, 2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2019 елга үсеш бурычлары турында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы планлаштырыла.
Моннан тыш, "ТатАгроЭкспо" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе булачак», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Илсур Камалетдинов.
Форум кысаларында авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр уздырылачак, фермер хуҗалыклары һәм крестьян хуҗалыклары продукциясе ярминкәләре эшләячәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179323/

Комментарийлар