Логотип «Мәйдан» журналы

Кариев театры артистлары Саратовта солдатлар белән очраша

2014 елдан башлап, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры әлеге проект кысаларында сәфәргә чыга.Әлеге проект “Театр – Ватанны саклаучыларга”, дип исемләнгән. Театр коллективы Туфа...


2014 елдан башлап, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры әлеге проект кысаларында сәфәргә чыга.



Әлеге проект “Театр – Ватанны саклаучыларга”, дип исемләнгән. Театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектакле белән күп кенә хәрби частьләрдә булып, Россиянең төрле төбәкләрендә Армия сафларында хезмәт итүче якташларыбызга спектакльләр күрсәтә.
Быел Свердловск, Екатеринбург, Ульяновск өлкәләрендә һәм Мари Иле республикасында,  Кырым,  Севастополь, Симферополь, Бахчисарай шәһәрләрендә булырга өлгерделәр инде. Ә 30 октябрьдә кариевлылар республиканың “Патриот” спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерлек  үзәгеннән “Көзебезнең язы” (Р. Шәриф) спектакле белән яшь солдатларны армиягә озатты.
4 ноябрьдә кариевлылар Сарытау өлкәсенә үзләре солдатлар белән очрашуга китте, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Гастрольләр 9 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 2016 елда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әстерхан, Калининград өлкәләренә гастрольләргә чыгуны планлаштыра.




Интертат.

Комментарийлар