Логотип «Мәйдан» журналы

Кара борыч суы эчегез!

Борычлы су организмга шактый файда китерергә сәләтле, ди табиблар.Билгеле булганча, борыч ашказаны проблемаларын хәл итә ала, ашказанына авыру бактерияләрдән арынырга ярдәм итә. Шулай ук аны эч киткән...

Борычлы су организмга шактый файда китерергә сәләтле, ди табиблар.

Билгеле булганча, борыч ашказаны проблемаларын хәл итә ала, ашказанына авыру бактерияләрдән арынырга ярдәм итә. Шулай ук аны эч киткәндә дә кулланалар. Борычлы су буын, бүсер, теш авыртудан җәфа чигүчеләргә файдалы булачак.
Мондый эчемлекне эшләр өчен ике стакан суга берничә чәй калагы борыч салып, кайнатып алырга кирәк. Су кайнап чыккач, чак кына тоз өстәргә дә мөмкин.
Мондый эчемлек иммунитетны ныгытырга һәм артык авырлык белән көрәштә дә ярдәм итәргә сәләтле. Шулай ук бик яхшы натураль энергетик булып тора.
 
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар