Авылның әле төшләр күрә-күрә йоклап яткан чагы…

Җәйге төн. Гап-гади авыл күгендә гаҗәеп манзара эленп тора: ай кыерчыгы, галәм бишегенә кыңгыр яткан да, үз кадерен үзе белеп, талгын гына тирбәлә… Йолдызлар чыбылдыгыннан, күренер-күренмәс булып, җиргә таба тылсымлы нур агыла… Төн үзенең өрфия пәрдәсен урман, болын, елга өсләренә җай гына каплаган да галибәнә тантана итә. Биниһая киң галәм кочагында бернинди дә өн, хәрәкәт, тавыш юк шикелле…

Кошларны, чыклы үләннәрне уятып таң атты. Чыбыркы шартлавы, сыерлар мөгрәве, балта-пычкы тавышлары белән авыл яңадан үзенең мең мәшәкатьле тормышын башлап җибәрде.

Ниһаять, төш вакытлары якынлаша. Көтмәгәндә, яшен тизлеге белән, өр-яңа хәбәр тарала! Хәбәр димәктән, авылда эреле-ваклы яңалыклар, көне белән, сәгате белән гел туып, үрчеп кенә тора ул. Ә монысы… Ә монысы – авылның узен генә түгел, әби-карчыкларны да ихластан сөендерерлек, егет-җиләннәрнең исә тәмам йокысын качырырлык үзгә яңалык иде шул.

«Авылга шәһәрдән чибәр бер кыз фельдшер булып кайткан!»

Бу хәбәр авылның салмак агышын йөз дә сиксән градуска үзгәртеп ташлады, менәтерә. Оптимизация тырнагына эләгеп, өч-дүрт ел буе тик яткан медпункт йортына җан керде. Авылның олысы-кечесе дигәндәй, медпункт сукмагын таптый башлады.

Авылга шәфкать туташы булып эшкә килгән егерме яшьлек Ленара «Магнитлы» кыз булып чыкты бугай, авыл кешесенең һәммәсе диярлек аңа тартылды. Хәер, магнит кына түгел, күпләр өчен җавабы табылмаган табышмак та иде ул.

 

Беренче бүлек

Ике егет, бер кыз

Чирәмле яшел тыкрыкның ике ягы да матур рәшәткәләр белән урап алынган. Урманчы Кәбир агайның йорт янындагы кече биләмәсе бу. Менә шунда аның ике угланы – Тәфкил белән Инсаф «Дружба» пычкысы белән тураклап ташлаган тумраннарны кылга-кыл урталай ярып маташалар. Мунчага һәм кышлыкка җитәрлек бер дигән утын запасы әзерләүләре.

Маңгай тирләрен сөртеп, ял итәргә утыргач та алар арасында мондыйрак җанлы сөйләшү башланып китте. Бераз өлкәнрәк һәм абый кеше буларак, сүзнең очын Тәфкил элдереп алды:

– Авылга  фельдшер килгәч, дөнья аязга таба үзгәрде бит, ә?

– Чыннан да, көннәр аязды авылга чибәр кыз килгәч, – диде Инсаф энекәше, аның белән килешеп.

– Чибәр кызлар теләсә кем кулына төшеп кунарга тиеш түгел. Мин быел армиядән кайттым. Солдат шулпасын чүмечләп эчкән кеше буларак, ант итеп әйтәм – Ленараны беркемгә бирмәячәкмен! Ул, шиксез, минеке булырга тиеш…

– Ә сезнең юньләп сөйләшкәнегез булдымы соң әле? Әгәр ул риза булмаса…

Тәфкил, үзен һәм әйткән сүзен югары тотарга тырышып:

– Булыр, ­– диде, кырт кисеп. – Мин бит армия школасын узган кеше. Йөрәгемне ачып сала белермен. Кирәк икән, үз бәхетем өчен көрәшергә дә әзер…

– Абый!

– Йә, ни әйтмәкче буласың?

– Син мине… дөрес аңларсың, дип уйлыйм. Мин бит аңа үзем дә бер күрүдә гашыйк була яздым.

– Вәт, малай актыгы, син моны чынлап әйтәсеңме?

Инсафның бөтен килеш-кыяфәте җитди иде бу минутларда…

 

Тулысынча журналның гыйнвар (№1, 2019) саныннан укый аласыз.

 

Рашат Низами.

Фото: https://pixabay.com/


Комментарий язарга