Логотип «Мәйдан» журналы

Камыр ризыгын боза торган төп хата

Чүпрәсез камыр басканда, аш содасы салырга кирәк. Рецептларның күбесендә соданы аш серкәсе белән сүндерергә кирәк дип языла. Бу бик зур хата, дип яза "Челнинские известия" сайты.Соданы аш серкәсе белә...

Чүпрәсез камыр басканда, аш содасы салырга кирәк. Рецептларның күбесендә соданы аш серкәсе белән сүндерергә кирәк дип языла. Бу бик зур хата, дип яза "Челнинские известия" сайты.

Соданы аш серкәсе белән сүндереп камырга салсаң, ризык тәмле булмый, кабарып пешми. Соданы сүндермичә генә, кефирга кушарга кирәк. Нәкъ менә шундый әчегән сөт ризыгын кулланганда камырга һава куыклары чыга. Шулай итеп камыр кабарып пешә.
Әгәр соданы аерым савытта аш серкәсе белән сүндереп, аннары кефирга кушсаң, камырга һава куыклары чыкмый инде. Реакция камырга кергәнче үк бетә, ризык күпереп пешсен өчен бер файдасы да булмый, диелә хәбәрдә.

Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar/copayjavap/kamyr-rizygyn-boza-torgan-t-p-khata/

Комментарийлар