Логотип «Мәйдан» журналы

Калкансыман биз өчен файдалы ризыклар

Калкансыман бизнең эшчәнлеген яхшырту, аны гормональ тайпылышлардан саклау өчен диетологлар иң мөһим продуктлар исемлеген булдырган:

Бал, әстерхан чикләвеге һәм лимон. 3-4 әстерхан чикләвеге төшен изеп, аңа бер аш кашыгы бал кушып, бер-ике дәвамында иртән ач карынга ашагыз. 2-3 лимонны угычта уып, барлыкка килгән масса күләмендә бал кушыгыз, "дару"ны көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы ашагыз.
Диңгез кәбестәсе. Аңарда калкансыман биз авыруларыннан саклый торган йод, 40 төрле витамин һәм микроэлемент бар.
Хөрмәдәге йод күләме диңгез кәбестәсендәге кебек үк. Аңардан кала хөрмәдә магний, натрий, тимер, А, С һәм Р витаминнары бар.
Суган калкансыман биз өчен генә түгел, бавыр һәм йөрәк өчен дә кирәкле яшелчә.
Алма төшендә дә бар ул йода. Алманың Гала исемле сорты аеруча файдалы санала. Аңарда B17 витамины күп, әлеге сортны кабыгы белән ашарга кушалар.
Краб итендә иммунитетны күтәрә торган В12 витамины белән цинк бар.
Караҗиләк калкансыман биз эшчәнлегендә гормоналҗ тайпылышларны булдырмый калырга булыша.
Кызыл балык. Диетологлар кызыл балыкны (горбуша, керкә, сөмбаш, сөләйман балыгы) кич белән ашарга куша.

 

 

 

 

Фото: vk.com

 Чыганагы: https://vk.com/salamtlek

 

Комментарийлар