"Калфаклы сандугач" бәйгесендә Чаллы кызлары җиңү яулады
“Калфаклы сандугач – 2015” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VIII төбәкара ачык фестиваль-бәйге үтте.Бу мәдәни чара Казанның Киров районы 4 нче татар гимназиясендә уздырылды. Җиңүчеләр...
“Калфаклы сандугач – 2015” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VIII төбәкара ачык фестиваль-бәйге үтте.
Бу мәдәни чара Казанның Киров районы 4 нче татар гимназиясендә уздырылды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм махсус бүләкләр тапшырылды.
Чаллы шәһәре 1 нче яшьләр һәм балалар үзәгенең “Зимфиринкалар” бүлегеннән Алинә Идиатуллина һәм Диләрә Хәертдинова дуэты (җитәкчесе: Хәсәншина Зимфира Хәмит кызы) С.Садыйкова көенә язылган “Җидегән чишмә” җырын башкарып җиңү яулады.
Комментарийлар