Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Алсуның 10 яшьлек кызы җыр иҗат иткән

Алсу үзенең талантлы кызлары белән бик горурлана. Бу юлы да танылган җырчы 10 яшьлек кызы Микелла иҗат иткән җыр белән уртаклашмыйча булдыра алмады.Кыз музыка белән шөгыльләнә. Олы кызы Сәфинә фортепи...

Алсу үзенең талантлы кызлары белән бик горурлана. Бу юлы да танылган җырчы 10 яшьлек кызы Микелла иҗат иткән җыр белән уртаклашмыйча булдыра алмады.
Кыз музыка белән шөгыльләнә. Олы кызы Сәфинә фортепиано классына йөрсә, кечкенә кызы Микелла төрле уен коралларында уйный һәм җыр авторы буларак та үзен сынап карый икән. Алсу шул җырларның берсеннән өзекне видеога яздырган һәм үзенең Instagram аккаунтына куйган.
Микелла үзе иҗат иткән композицияне инглиз телендә башкара, шул ук вакытта укулелада уйный. Җырчы 10 яшьлек кызының яңа җырын ишетеп горурлану хисләре кичерүе белән уртаклаша.
[embed]https://www.instagram.com/p/BnrQNShjUtn/?taken-by=alsou_a[/embed]

Комментарийлар