Көнбатыш кыйммәтләре күңелдән милли асылыбызны кысрыклап чыгара бара.

24 ноябрьдә, җомга көнне, эшкә килеп, иртәнге оперативкага әзерләнеп утырганда, артымнан ук диярлек бүлмәбезгә бер хезмәттәшем килеп керде. Аптыравы йөзенә чыккан үзенең.

– Урамнарны, кибет­ләрне “Кара җомганы каршылагыз! Ташламалар 70 процентка кадәр!” дип языл­ган баннерлар, реклама плакатлары тутырган. Ничек инде, җомга кара буламыни ул? – дип сорады ул миннән.

Башта бу көннең АКШ­тан керүен, һәм анда кием-салым, аппаратураның бик зур ташламалар белән, арзан хакка сатылуын аңлата башласам да, ахырда тынып калдым. Чынлап та, җомга кара буламы соң? Кара төс урыста да, татар белән башкортта да һәр­вакыт кайгы төсе булган. Юкка гына, зур күңелсез­лекләр килгәндә, “кара кайгыга калдым” дип сөй­ләмибез бит. Ә монда мөселманнар өчен иң изге җомга көнне “кара җомга” дип атыйлар. Халкының яртысыннан артыгы үзен мөселман дип исәпләгән Башкортстан өчен башка сыймаслык хәл, күрәләтә мәсхәрәләү бит бу! Ә без уйлап та бирмибез, кем­нәрдер, күзенә ак-кара күренмичә, ташламалар эзләп кибетләр буенча чаба! Шушы ике сүз белән күңеленә “лач” итеп төке­рүләрен дә аңларга телә­мәүче мәхлук хәленә төшүчеләр түгелме соң без?!
Мин әле карт түгел, 42 яшьтә генә. БДУны тә­мамлавыма да яңа 21 ел тулды. Без студент чакта “Хеллоуин”, “Изге Валентин көне” кебек Көн­батыштан кергән бәйрәм­нәрнең ни икәнен бөтенләй белми идек. Аның каравы, балачакта үзебез­нең Шүрәлеле урманнарга керергә, Су аналы буа-елгаларда су коенырга бераз шүрләтә иде. Һәр авылда үткәрелгән татар сабантуйларында дис­тәләгән төрле милли уеннар уйнап, чүлмәк ватып, баганалар­ның авышына да, турысына да менеп, йомыркалы кашык белән йөгереп, көрә­шеп, ат чабышлары карап, тагын әллә нинди милли бәйгеләрдә катнашып, хушлана идек.
Ә балачактагы татар туйлары! Һәр якта өчәр көн бара иде алар! Көянтәләр аскан, аккош кебек нәза­кәтле яшь киленгә су юлы күрсәтүләр, ул алып кайткан “килен ширбәте”н­нән авыз итүләр, аның осталыгын токмач кистереп сынаулар сагынып сөйләргә генә калды. Әллә ничек, әллә кая юк булды ул татар туйлары 1990нчы елларда. Сабантуйлар да шул чорда үткә­релми башлады. Үткәрелсә дә, алар рәсми төс алып, “мероприятие” рәвешендә үткәрелә, халык­ның күңе­леннән чыкмый. Туйлар исә авыллардан район үзәген­дәге, шәһәрләрдәге кафе-рестораннарга күчте. Рәхәт бит, кунак кабул итеп ин­тегәсе, йөз төрле ризык әзерлисе, су юллары күр­сәтеп мәшәкатьләнәсе дә юк! Ашау-эчүне – аш пешерү­челәр, “мәдәни” программаны тамада-аниматорлар әзерли! Кил, өч-дүрт сәгать күңел ач та, кайтып кит. Хәтта өстәл җыеш­тырып, савыт-саба юасы да юк! Менә шулай, чын мәгъ­нәсендә, “кулланучылар җәмгыяте”нә әверел­дек, җәмәгать! Шунысы гына күңелне кыра: никахлар да хәзер туйлар кебек, “өч-дүрт сәгатьлек” кенә! Өйләнешеп, “ширбәт аен” бергә үткәрәләр дә, һәр­кайсы “үз өйләренә” таралыша…
Сабантуйларыбызны онытып барсак та, АКШтан, Көнбатыш Европадан кергән “Хеллоуин”, “Изге Валентин көн”нәрен милли бәйрәмнәребез кебек зурлап үткәрәбез. Балалар бакчалары да, мәктәп-гимна­зияләр дә, югары уку йортлары да бу көннәрне, кырмыска оясына таяк тыккан кебек, олы җанланыш кичерә, яшьләр бер-бер­сенә йөрәк сурәтләре бүләк итә, бер гаепсез кабакларны җәфалап, мең төрле куркыныч сурәткә кертә. Милли уку йортларында белем алучы укучы-студентлар да бу җәһәттән һич калышмый. Татарның убыр-албастылары, бичуралары хакында берни белмәсәләр дә, Төньяк Америка вампирлары хакында барысын да белә алар. “Хеллоуин”, “Изге Валентин көне”ндә татар гимназия­ләрендә, югары уку йорт­ларының милли бүлеклә­рендә махсус кичәләр, һич югы чәй эчүләр оеш­тырылуының да шаһиты мин.
Татарстанлылар бу җә­һәттән барысыннан да уздырды. Алар мәхәббәте өчен гомерен биргән борынгы Рим христианы Валентинның исемен татарчалаштырып, бәйрәмне “Изге Вәли көне” дип атый башлады. Үз-үзеңне моннан да ныграк мәсхәрәләп була микән?! Сөюләре өчен башларын салган, яисә мең төрле сынаулар үткән Йосыф-Зөләйхаларыбыз, Фәрхәд-Шириннәребез, Таһир-Зөһрәләребез, Ләйлә-Мәҗнүннәребез юкмыни соң безнең? Милли мифологиябез юкмы? Тегесе дә, монысы да бар, ләкин аларга игътибар юк. Көнбатыш кыйммәтләре милли асылыбызны телебез белән бергә күңел­ләрдән кысрыклап чыгарып бара. Татар һәм башкортны гына түгел, хәтта күпмил­лионлы урыс халкын да шушы корт эчтән кимерә.
Тел дигәннән, янә бер хәл искә төште: күптән түгел Казанда җырчылар татар теле укытуны яклап флешмоб үткәргән икән. Изге гамәл, әлбәттә. Ләкин ча­раның исемендә үк татар теленнән читләшү ярылып ята бит! Нигә аны әллә каян кергән “флешмоб” сүзе белән атарга?! Татарда менә дигән “җыен” сүзе бар бит! Менә шулай, хәтта изге ният белән башкарылган гамәлләргә дә Көнбатыш­тан кергән глобальләшү (монысы да инглиз сүзе, каһәрең!) “бакасы” үз “ботын кыстыра”… Моңа мисаллар бихисап.
Шушы юлларны язганда, танылган язучы Марат Кәбировның моннан унбиш еллап элек “Тулпар” журналында басылган “Ак бабайның туган көне” исемле постмодернистик повесте хәтеремә килеп төште. Кат-кат килеп, авыл кар­тының бөтен мөлкәтен тартып алган “кызыл” комиссарлар берчакны моның өенә кабат килеп керә. Карт, дер калтырап, “менә шушы гына калды инде” дип, боларга борыны төшкән чәйнекне суза. “Кирәкми безгә синең чәйнегең!” – дип, атып бәрә аны коми­с­сарларның берсе. – Күңелеңне бир безгә! Күңел байлыгың кирәк! Күңелеңне бир!” Менә безнең дә күңелебезне бүген кычкыртып талыйлар. Америка идеологлары Аллен Даллес, Зигмунд Бжезинский­ларның коралсыз-нисез Русияне буйсындыру сәясәте, шул рәвешле, акрын гына тормышка ашырыла. Чөнки кешене зомбилаштыру өчен, иң мөһиме, аның күңеленә хуҗа булырга, аңа үз кыйммәтләреңне салырга кирәк. Иң аянычы шул: моңа каршы торырлык көч тә әлегә күренми…

 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
http://kiziltan.ru

Комментарий язарга