Логотип «Мәйдан» журналы

“Җайдак” интернет-басмасында татар сайтлары каталогы һәм рейтингы бирелә башлады

Узган атнада “Җайдак” интернет-басмасында татар сайтлары каталогы һәм рейтингы бирелә башлады. Нәрсәгә кирәк бу диючеләргә җавап – татар теле өчен, аның интернетта булуы һәм үсүе өчен. Бүген татар тел...

Узган атнада “Җайдак” интернет-басмасында татар сайтлары каталогы һәм рейтингы бирелә башлады.
Нәрсәгә кирәк бу диючеләргә җавап – татар теле өчен, аның интернетта булуы һәм үсүе өчен. Бүген татар телен Рунетта ничек кенә бозмыйлар – сүзләрдә татар хәрефләре урынына урысныкын язып тузга язмаган гыйбарәләр китереп чыгаралар. Моны без үзебез, татарлар язабыз, чөнки татар хәрефләрен теге яки бу системаның эзләгече “күрми”, шунлыктан сайтны Рунетта үстерү бик тә, бик тә авыр эш. Беренчедән, каталог оештырып татар сайтларын бер мәйданда туплый алдык. Әлбәттә, барлык татарча сайтларны да табып бетердек дип әйтә алмыйбыз. Икенчедән, татарча сайтларны эзләү һәм табу берникадәр җиңеләйде. Өченчедән, аларның бер мәйданда булуы сайтларны өйрәнү, анализлау, көндәшлекне үстерүгә ярдәм итсә, журналистлар, мөхәррирләр, язучы-шагыйрьләр һәм укытучыларга исә тәҗрибә туплау өчен менә дигән форсат.
Каталогта урнаштырылган сайтлар биш баллы шкала буенча бәяләнә. Бәяләү билгеләре гел үзгәреп торачак. Башта йолдызлар түбәндәге гамәлләр өчен бирелә:
— каталогка кертелү + 1 йолдыз
— сайтның эчтәлеге даими яңартылу + 2 йолдыз
— басма исеме һәм рубрикалар татарча хатасыз язылган + 1 йолдыз
— сайтың тасвирламасы бар + 1 йолдыз
Татар хәрефләре урынына урыс яки башкорт хәрефләрен куллану хата дип таныла.
Каталогтагы сайтлар өч төркемгә бүленә: дөньяви, җирле һәм мәктәп ресурслары. Дөньяви сайтларның аудиториясе – Җир шарының барлык континентларында төрле вакыт исәбендә яшәүче татарлар, җирле сайтлар – Татарстандагы шәһәр, район яки авыл халкы өчен мәгълүмат таратучы һәм мәктәп сайтлары – республика укучылары өчен яңалыклар чыганагы.
Һәр төркемдә популярлык рейтингы бар һәм ул сайтка күпме кеше кергәненә карап билгеләнә. Иң популяр сайт — рейтингның беренче баскычында. Сайт исеме ахырында җәя эчендә күрсәтелгән сан – шушы вакытка сайтка ничә кеше кергәнен күрсәтә. Мәсәлән,
Интертат. Татар электрон гәҗите (1974)
Рейтингка эләкмәгән сайтлар түбәнрәк — сызык астына урнаштырылган. www.liveinternet.ru хисаплагычы куелмаган яки статистикага керү ирекле булмаган сайтлар рейтингта катнашмый. Моннан тыш, доменында берьюлы ике район гәҗите урнаштырылган сайтлар да рейтингка кертелми, чөнки укучыларның кайсы сайтка керүләрен төгәл билгеләү мөмкин түгел.
Кайбер сайтларда хәбәрләр татарча бирелсә дә, рубрика исемнәре урысча язылган. Бу сайтның хуҗасын да, журналистларны дә бизәми.
Татар сайтларының күпчелегендә аларны тасвирлау юк. Булганнарының да кайберләрен каталогка кертмәдек, чөнки алар, я грамматик хата белән язылган, я урысча тасвирланган. Тасвирлау тәртипкә китерелгән очракта, аны каталогка кертү өчен caydaq@yandex.ru га хат язып, безнең сайтның администраторына хәбәр итегез.
 
Фото: https://pixabay.com
 
Наил Болгарый

җайдак.татар

 
 

Комментарийлар