Логотип «Мәйдан» журналы

Ихлас көлгән хатыннар ялгыз калмый

Психологлар да, табиблар да көлүнең кеше организмы өчен файдалы булуын таный.Биш минут көлү — бер стакан каймакны алыштыра, дигәнне күпләр белә. Көлү — депрессиядән дәва, ул калорияләрне юкка чыгара,...

Психологлар да, табиблар да көлүнең кеше организмы өчен файдалы булуын таный.
Биш минут көлү — бер стакан каймакны алыштыра, дигәнне күпләр белә. Көлү — депрессиядән дәва, ул калорияләрне юкка чыгара, иммунитетны ныгыта, авыртуны баса.
Теш сызлаганда, таблеткага үрелгәнче, башта эч катыканчы көлеп карыйбызмы әллә? Шуны да, онытмыйк, ихлас көлгән хатыннар ялгыз калмый. Лев Толстой көчәнеп кенә елмаюны пәрәвез каплаган, күптән ачылмаган тутыккан тимер ишек ачылу белән чагыштыра. Көлеп яшик, озак яшик, күңелле яшик, дуслар!
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар