Логотип «Мәйдан» журналы

Иртән торт ашагыз!

Тель-Авив университеты галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм бик кызыклы нәтиҗәгә килгән: көн саен иртән шоколадлы торт ашау хәтерне яхшырта, игътибарлылыкны арттыра һәм акыл сәләтен үстерә икән. Т...

Тель-Авив университеты галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм бик кызыклы нәтиҗәгә килгән: көн саен иртән шоколадлы торт ашау хәтерне яхшырта, игътибарлылыкны арттыра һәм акыл сәләтен үстерә икән.
 
Тәҗрибә үткәрүдә 23-98 яшьлек 1000 кеше катнашкан. Торт кешедәге танып-белү процессларына уңай йогынты ясаган. Иң мөһиме – иртән ашалган торт һичкенә дә артык килограммнар өстәмәгән!
Иртән баш миенә күп энергия кирәк. Матур итеп бизәлгән шоколадлы ризык ми өчен иң яхшы “ягулык” кына түгел, психикага уңай эстетик йогынты ясаучы да.
Ләкин тәмлекәч иртәнге тугызга кадәр ашалырга тиеш. Югыйсә, татлы калорияләр бил-корсак тирәсендә саклынып калырга мөмкин...
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар