Логотип «Мәйдан» журналы

Иртәгә бөтен дөнья дүртенче тапкыр татарча диктант язачаклар

19 октябрь көнне 13:00  сәгатьтә бөтен дөньяда “Татарча диктант” - татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча белем бирү акциясе башлана. Диктантны инде дүртенче ел рәттән теләге булган һәркем бушлай...

19 октябрь көнне 13:00  сәгатьтә бөтен дөньяда “Татарча диктант” - татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча белем бирү акциясе башлана. Диктантны инде дүртенче ел рәттән теләге булган һәркем бушлай яза ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Иртәгә бөтен дөнья дүртенче тапкыр татарча диктант язачаклар
Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра. Диктан текстын КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Теләгән кешеләр диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Акциядә татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм шулай ук татар телен камил дәрәҗәдә белә торган һәр теләгән кеше катнашу мөмкин.
Чараның төп мәйданы гадәттәгечә КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының бинасында урнашачак (Татарстан урамы, 2 йорт). Мәйданчык адреслары http//diktant.tatar сайтында бар. Быел диктант Россия Федерациясенең 47 төбәгендә, Татарстан Республикасының бөтен районында һәм дөньяның 12 илендә үтәчәк.
Алар арасында Төркия, Азәрбайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан, БГӘ һ.б. бар Казанда КДМУ, КДЭУ, КДКИ, Халыкара сервис колледжы, КХТИ, “Түбәтәй” беренче хәләл тиз әзерләү рестораны, Казан һәм Татарстан мәктәпләрендә дә үздырыла.
Диктантны оештыручылар тикшерәчәк. Алар арасында филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары була. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган шәхесләр укый. Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта урнаштырыла.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195546/

Комментарийлар