Логотип «Мәйдан» журналы

Иркәнең гаиләсенә авыр кайгы килгән

Кичә җырчының газизе – әтисе бакый дөньяга күчкән. Кыш көне ул интервью вакытында әтисенең хәле яхшы түгел икәнен сөйләгән иде.«Әтием авырый. Әнинең берүзенә генә авырга туры килә. Мөмкинлек булган са...

Кичә җырчының газизе – әтисе бакый дөньяга күчкән. Кыш көне ул интервью вакытында әтисенең хәле яхшы түгел икәнен сөйләгән иде.




«Әтием авырый. Әнинең берүзенә генә авырга туры килә. Мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам», – дигән иде Иркә.
Җырчының гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Миндар абыйның урыны оҗмах түрендә булсын.




Кайчандыр Иркә интервьюсында әтисе, гаиләсе турында бик җылы итеп сөйләгән иде. 8 ел элекке интервьюдан өзек:



«Мин – Айгөл Миншакирова. Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып үстем. Әтием – Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнием – Миңнебәдәр, 30 елдан артык савымчы эшен оста башкарды. Гаиләдә 4 бала, мин – кечкенәсе. Өч абыем бар. Иң өлкәне – Илдар, бүгенге көндә Казанда яши. Таһир – Тольяттида, ә Айдар – Яр Чаллыда.  Кечкенә чагымның күңел түрендә сакланган мизгелләре – әтием гармунда уйный, әнием аңа кушылып җырлый иде. Әниемнең моңлы тавышын ишетеп үстем. Шунсы сәер, абыемның берсе дә җырламый.
Мин гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием үләр алдыннан: «Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз», – дип әйтеп калдырган булган. Олы буын кешесенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа нәкъ әлеге исемне кушканнар. Әтиемнең дә теләге тормышка ашты: берничә ел элек мәчеттә Иркә исемен мулла үзе кушты».

 
Зоя Солошина, «Шәһри Казан»

Комментарийлар