Логотип «Мәйдан» журналы

Ипотека - 14 яшьтән?

ЛДПР депутаты Василий Власов 14 яше тулган РФ гражданнарына ипотека бирергә рөхсәт итү тәкъдиме белән чыты. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә."Яшьләрне тору урыны белән тәэмин итү мәсьәләсе күп дистә е...

ЛДПР депутаты Василий Власов 14 яше тулган РФ гражданнарына ипотека бирергә рөхсәт итү тәкъдиме белән чыты. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
"Яшьләрне тору урыны белән тәэмин итү мәсьәләсе күп дистә еллар чишелмичә кала бирә. Күчемсез милек булдыруның хәзерге көндә иң таралган ысулы - ипотека. Шунлыктан Россия Банкы белән берлектә 14 яше тулган кешеләргә әлеге милекне арендага биреп тору хокукы белән ипотека бирү механизмын эшләргә кирәк", - дип белдерде Власов.
 
Шулай ук депутат ипотека алучылар башта процентларны түгел, ә төп бурыч суммасын түләсен өчен яңа кагыйдәләр булдырырга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, шул рәвешле йөкләмә үтәлмәгән очракта пени размеры кимәячәк. Депутат әлеге схема 25-30 яшьләргә кешенең үз тору урынын булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм гаилә коруга да каршылыклар тумаячак дип фикерли.
 
Фото: pravo-sfera.ru

 

Комментарийлар