Логотип «Мәйдан» журналы

Интернетта ялган таратучыларны кулга ала башлаячаклар

Россиядә Интернетта ялган мәгълүмат таратучылар бүгеннән җинаять җаваплылыгына тарттырыла башлаячак.Җинаять җаваплылыгына интернетта ялган тараткан өчен элек административ җаваплылыкка тарттырылган, л...

Россиядә Интернетта ялган мәгълүмат таратучылар бүгеннән җинаять җаваплылыгына тарттырыла башлаячак.
Җинаять җаваплылыгына интернетта ялган тараткан өчен элек административ җаваплылыкка тарттырылган, ләкин аны санга сукмыйча, бу гамәлләрен дәвам иткән һәм ялган мәгълүматны җуймаган һәм аны кире какмаган кешеләр җәлеп ителәчәк.
Моның өчен гражданнарга 50 мең сум күләмендә штраф яисә 240 сәгатьлек мәҗбүри эшләр тәгаенләнә ала. Шулай ук бер елга кадәр холык төзәтү эшләре, өч айга кулга алыну яисә бер ел төрмә яный.
Власть вәкилләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә катгыйрак чаралар күреләчәк.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар