Логотип «Мәйдан» журналы

Иң яхшы абыстайны билгеләделәр

 27 октябрьдә Казанда тантаналы чара – "Иң яхшы абыстай-2015" республикакүләм бәйгесе узды.Бәйгедә катнашу өчен мәчетләр каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре һәм мәдрәсәләрдә укытучы хатын-кызлар...


 27 октябрьдә Казанда тантаналы чара – "Иң яхшы абыстай-2015" республикакүләм бәйгесе узды.





Бәйгедә катнашу өчен мәчетләр каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре һәм мәдрәсәләрдә укытучы хатын-кызлар чакырылды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге; Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән Татарстан Мөселманнар берлеге оештырды.


Проектның программасы мөгаллимә-остаз хатын-кызларның абруен арттыру, мәдәни йолаларны яңартуга, дини тәрбияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.


"Иң яхшы абыстай-2015" бәйгесендә гран-прига Вәсилә Рәхимова лаек булган.



Интертат.

Комментарийлар