Логотип «Мәйдан» журналы

Иң популяр татарча сайт билгеле булды

“Liveinternet.ru” мәгълүматлары буенча, соңгы ай эчендә уникаль кулланучылар саны ягыннан “intertat.tatar” сайты татар телле сайтлар (рус телле контентны кулланмаган сайтлар гына исәпкә алынды) арасын...

“Liveinternet.ru” мәгълүматлары буенча, соңгы ай эчендә уникаль кулланучылар саны ягыннан “intertat.tatar” сайты татар телле сайтлар (рус телле контентны кулланмаган сайтлар гына исәпкә алынды) арасында беренче урында.
Дөнья буенча “Интертат” сайтының 55 мең 851 уникаль кулланучысы исәпләнә. Россия төбәкләре буенча караганда, сайтның 54 мең 921 уникаль кулланучысы теркәлгән. Татарстан буенча бу сан 30 мең 703 не тәшкил итә.
“intertat.tatar” дан соң икенче урында “matbugat.ru” килә. Бөтен дөнья буенча “Матбугат.ру” сайтының 45 мең 519 уникаль кулланучысы бар. Россия буенча бу сан 44 мең 705 тән, Казанда исә, 28 мең 043 тән гыйбарәт.
maratkabirov.com сайты беренче өчлектә. Дөнья сайтлары арасында 26 мең 682 уникаль кулланучысы теркәлгән. Ил буенча статистиканы карасак, барлык төбәкләр арасында язучы Марат Кәбиров сайтының 26 мең 383 уникаль кулланучысы бар. Татарстан буенча аның сайтын караучылар 12 мең 836ны тәшкил итә.
Татар сайтларының статистикасы белән даими рәвештә татарча Википедия волонтеры Фәрһад Фәтхуллин кызыксына. Ул сайтларның популярлыгын ачыклаганда бер генә сайтны анализлау дөрес түгел дип саный. Фәрһад Фәтхуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә популярлык статистикасын similatweb.com / alexa.com сайтында тикшереп карарга кирәк дип киңәш итте. Чөнки кайбер сайтлар, аерым алганда, "Азатлык" радиосы - azatliq.org Liveinternet.ru сайтында күренми.
Симилат сайты мәгълүматлары буенча да, татар телле сайтлар арасында декабрь аенда Интертат дөньяда иң популяр татар сайты. Бу ресурста сайтларның бөтен дөнья рейтингындагы урыннарын белергә була. (Искәрмә: ике телле сайтлар исәпкә алынмады).
1. intertat.tatar 165 740 визит;
2. matbugat.ru 148 340 визит;
3. baltaci.ru 108 230 визит;
4. azatliq.org 103 030 визит;
5. syuyumbike.ru 98 940 визит;
6. atnya-rt.ru 87 840 визит;
7. tatar-inform.tatar 53 850 визит;
8. maratkabirov.com 55 630 визит;
9. tmtv-online.ru 52 270 визит;
(10 гыйнварга, бу ресурста визитлары күренә торган сайтлар гына исәпкә алынды).
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар