Логотип «Мәйдан» журналы

Иммунитет төшүнең билгеләре нинди?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы иммунитет төшүне белдерә торган билгеләрне атады. Организмны салкын тиюдән саклар өчен дөрес тукланырга кирәк. Экспертлар фикеренчә, начар гадәтләр, йокы туймау, с...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы иммунитет төшүне белдерә торган билгеләрне атады. 




Организмны салкын тиюдән саклар өчен дөрес тукланырга кирәк. Экспертлар фикеренчә, начар гадәтләр, йокы туймау, стресс, физик көчәнеш, начар туклану һәм озак вакыт кояшта йөрү авыруларга каршы торучанлыкны киметә икән.


Иммун системасындагы 80 процентка якын күзәнәкнең эчкәлек эшчәнлегенә бәйле булуы ачыкланган. Шуңа күрә рационда үсемлек продуктлары, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр булырга тиеш.
Организм патоген микроорганизмнар белән көрәшә алсын өчен даими рәвештә составында лакто- һәм бифидобактерияләр булган эчетелгән сөт ризыклары кулланырга кирәк.
Баллы ризыклар ашказаны асты бизе эшчәнлеген боза һәм диабет барлыкка килү ихтималын арттыра. Рафинад шикәр иммун системасын какшата һәм инфекцияләргә бирешүчәнлекне арттыра.
Иммунитетка шулай ук антибиотиклар да начар йогынты ясый. Шуңа күрә мондый даруларны табиб күрсәтмәсеннән башка кабул итәргә ярамый.

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/immunitet-t-sh-ne-bilgel-re-nindi/

Комментарийлар