Логотип «Мәйдан» журналы

Илназ Гарипов Илфак Шиһаповка багышлап җыр башкара - Интертат

Җырның сүзләрен Илфак Шиһаповның дусты Ренат Галиәскәров иҗат иткән. Көен исә Илназ Гарипов язган."Көйне Илфак абыйның стиленә охшатып яздым. Исән булса, ул аны шулай язган булыр иде дип уйлыйм", - ди...

Җырның сүзләрен Илфак Шиһаповның дусты Ренат Галиәскәров иҗат иткән.
Көен исә Илназ Гарипов язган.
"Көйне Илфак абыйның стиленә охшатып яздым. Исән булса, ул аны шулай язган булыр иде дип уйлыйм", - диде безгә Илназ. Ул җырны нәкъ Илфак Шиһапов (1968-2017) кебек үк гитарада уйнап башкара.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=QZ8eEg2BCQs[/embed]
Йә, күрешик. Сөйләп җибәр.
Үз иттеләрме?
Дөрес яшәмәдең диеп,
Нык сүктеләрме?
Җирдән ахирәткә кадәр
Еракмы ара?
Татфондбанкны ябучылар
Кайларда яна?
Миллениумнан озынмы
Сират күпере?
Оргсинтездан яманмы
Тәмуг төтене?
Оҗмахта күренгәлиме
Берәр зур түрә?
Ут~суга, газга түләүләр
Айдамы килә?
Өс~башың бөтеңме синең,
Тукмы тамагың?
Анда бушка бирмиләрме
Вамин каймагын?
Ришвәт биреп котылганнар
Бармы тәмугтан?
Сүз иреген кысалармы
Гади халыктан?
Ничек анда торып ята
Иртә киткәннәр?
Кайсыбыз тора чиратта,
Кемне көтәләр?
 
http://intertat.tatar/

Комментарийлар