Логотип «Мәйдан» журналы

Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый

Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый. Бүген “Әкият” курчак театрының баш режиссеры бу театрдагы беренче эшен сәнгать белгечләренә һәм журналистларга тәкъдим...

Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый. Бүген “Әкият” курчак театрының баш режиссеры бу театрдагы беренче эшен сәнгать белгечләренә һәм журналистларга тәкъдим итәчәк. “Татар-информ” хәбәрчесе “Әлфия” драмасының премьера алды репетициясендә булды.
Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый
“Әлфия” спектакле – күренекле җырчының “Үзем турында” автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Режиссер Илгиз Зәйниев белән музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җырны сайлап алганнар.
Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Күренешләр өчен Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.
Спектакль нигездә өлкәннәр өчен дип билгеләнгән. Ул кичке спектакль буларак күрсәтелә. Яшь чикләре – 12+.
Спектакльнең премьерасы 18 октябрьгә билгеләнгән.
Илгиз Зәйниевның алга таба күренекле татар җырчылары Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичевка багышлап шундый ук музыкаль спектакльләр кую теләге бар.

Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195410/

Комментарийлар