Логотип «Мәйдан» журналы

Ике елдан кытай теле буенча БДИ тулы кыйммәтле имтихан булачак

Ике елдан кытай теле буенча БДИ тулы кыйммәтле имтиханнар исемлегенә кертеләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс».“Быел укучылар сынау режимында кыт...

Ике елдан кытай теле буенча БДИ тулы кыйммәтле имтиханнар исемлегенә кертеләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
“Быел укучылар сынау режимында кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Ике ел дәвамында кытай теле сынау режимында БДИ сыйфатында формалашачак, аннары без аны тулы кыйммәтле имтихан буларак кертә алабыз”, - диде Голодец журналистларга “Орленок” балалар лагеренда булган Кытай укучыларын озату тантанасында.
Вице-премьер сүзләренчә, имтихан программасы һәм биремнәре Кытай белгечләре белән бергә әзерләнгән. Кытай теле буенча БДИ, башка чит телләр буенча дәүләт имтиханнары белән беррәттән, вузларга керү өчен нигез булачак.
Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр мәдәният һәм социаль өлкәләрдә үсеш ала, диде Голодец. Аерым алганда, яшьләр белән алмашу кысаларында, 100 меңнән артык бала РФда һәм КХРда булды.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар