11 Фев 10:08 Дилә Нигъмәтуллина нинди диплом алган?

Вокал һәм маркетинг белгечлекләре буенча ике югары белемгә ия булган Дилә Нигъмәтуллина янә диплом алган! Җырчы 4 ай дәвамында Наилә Хәбибуллинаның «Алып баручылар мәктәбе»ндә белем алган. Дилә белән шулай ук Алсу Фазлыева, Альбина Апанаева, Гөлназ Сираева һәм башка артистлар да укыган.

11 Фев 10:03 Кибетләрдә сыйфатсыз май-эремчек саталар

Республикабызның кибет киштәләрендәге сөт продукциясен сатып алганда аеруча сак булырга кирәк. Бу төр азык-төлек арасында үсемлек мае кушып ясалган ялганнары бик күп. Сыйфатсыз май, каймак, эремчек һ.б. белән даими көрәш алып барыла. Әмма фальсификацияләнгән сөт ризыклары сәүдә челтәрләрендә кимемәгән. Хәтта сатып алынган товарның бәясе дә сыйфат күрсәткече түгел.

10 Фев 12:34 «Бигеш» аэропорты – иң яхшысы

Россиянең еллык пассажирлар агымы 1 миллион кешедән артмаган аэропортлары арасында «Бигеш» аэропорты иң яхшысы булып
танылган.

10 Фев 11:52 Русия хөкүмәте транспорт салымын бетерүне хупламады

Русия хөкүмәте Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән транспорт салымын бөтенләй бетерү турында канун өлгесен хупламый. Хөкүмәтнең рәсми сайтында, транспорт салымы бетерелсә, 2016 елда бюджет 146 миллиард доллар югалтачак, дип язылган.