1 Окт 09:57 Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

Федераль бюджетта эшләүче һәм Россия Президентының май указларына кермәгән исемлектәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1 октябрьдән 4,3 процентка арта. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

1 Окт 09:52 2020 елда 30 миллионнан артык россияле югары пенсия ала башлаячак

Россиянең 31 миллионга якын эшләмәүче пенсионеры 2020 елның 1 гыйнварыннан арттырылган пенсия ала башлаячак. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

1 Окт 09:22 1 октябрьдә Өлкәннәр көне

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.

Кадерле өлкәннәребез!

30 Сен 15:47 Миләүшә Айтуганова белән Илфир Якупов тандемы яңа проект тәкъдим итә

Камал театры үзенең легендар спектакльләрен тамашачыга киноспектакль жанрында җиткерә башлаячак. “Мир” кинотеатрында үткән матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән Камал театры директоры Илфир Якупов “Кино+театр” проекты турында сөйләделәр.

30 Сен 14:10 Алмагачны тәрбияләү

Алмаларын җыеп кына эш бетми: агачын бөтен шартына туры китереп карыйсы да бар. Көзен аны дөрес тәрбияләү әйбәт кенә кышлауга һәм киләсе елда мул уңыш бирүгә ярдәм итә.

30 Сен 12:08 Шифалы лимон

* Түбәндәге халык киңәшләре кан тамырларын һәм йөрәк мускулын  ныгытырга ярдәм итә. 100 грамм кабыгы әр­челгән сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 6 лимон суты өстәгез. Барысын да яхшылап болгатып,

30 Сен 10:48 Казандагы «Цифрлы алга китеш» бәйгесе Гиннессның рекордлар китабына кертелде

Казанда узган «Цифрлы алга китеш» Гиннессның рекордлар китабына кертелде. Бу хакта Гиннессның рекордлар Китабы судьясы Шейда Субаси «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия IT-конкурсы финалының ябылу тантанасында белдерде.

30 Сен 10:42 Россиядә эшкә урнашу өчен кирәкле документлар исемлеге үзгәрде

Россия Пенсия фонды идарәсенең мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа формасын раслау турындагы карары үз көченә керде. Хәзер эшкә урнашканда шәхси хисап номеры язылган яшел карточка (СНИЛС) урынына Россия Пенсия фондыннан алынган электрон документ күрсәтү таләп ителә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.