1 Мар 14:51 Инжирдан сироп — тәмле һәм файдалы

Халык табиблары ютәл вакытында инжирдан ясалган сироп кулланырга киңәш итә: сигез данә инжирны ваклап турап, өстенә 250 грамм су агызырга һәм 20 минут пешерергә кирәк.

1 Мар 13:30 Мәскәүдә татарларга багышланган чара үтте

28 февраль Мәскәүдә Русиянең дәүләт балалар китапханәсе «Исәнме, күрше!» дип аталган яңа проект башлап җибәрде. Илдә яшәүче милләтләр белән таныштыручы бу чараның беренчесе татарларга багышланды.

1 Мар 11:54 Телебез үлмәсен дисәк…

Телләр дә кешеләр кебек: туа, яши һәм үлә… Россиядә үлү ихтималы булган телләр исемлеге зур. Якын киләчәктә 131 телгә юкка чыгу куркынычы яный. Башкорт, кырымтатар, чуаш, удмурт, мари, кумык, карачай-чиркәс, чечен, ингуш, авар һ.б. телләрнең хәле начар. Буряк, карел, коряк телләре кулланыштан чыгып бара. Караим һәм алеут телләре кома хәлендә. Керек телен белгән ике кеше генә исән калган, удәгей телендә сөйләшүче йөзгә якын кеше бар. БМО сайтында урнашкан телләр атласында кара таплар бик күп. Бу атласта татар теле юк. Әлегә дип ышанасы килә…

1 Мар 10:39 Мари Суксуда – авылдашлар көне

Татарстанның Актаныш районы Мари Суксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләп үтелә. Ләкин 27 февраль Мари Суксулылар өчен аеруча шатлыклы иде.

26 Фев 14:24 Чаллының 28 нче мәктәбендә Тукай иҗатына багышлап кызыклы чаралар үткәрелә

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның  туган көне якынлашканда Чаллы шәһәренең 28 нче мәктәп укытучылары төрле чаралар уздыра. Методик берләшмәдә укытучылар план төзеп, үткәрәсе чараларның көнен билгеләделәр, ә укучылар белән әзерлек эшләре даими алып барыла.