27 Апр 14:11 Казанда «Татарстан Республикасы Студентлар язы-2016» җиңүчеләре билгеләнде

Кичә кич «УНИКС» мәдәни-спорт комплексының концертлар залында «Татарстан Республикасы Студентлар язы-2016» фестиваленең гала-концерты булды. Бу кичтә залда республика студентлары арасындагы иң зур күләмле вакыйга җиңүчеләр җыелган иде. Май аенда алар «Россия студентлар язы»нда Татарстан данын яклаячак, ул бу юлы Казанда уза.

27 Апр 13:22 Әлмәттә сәер троллейбус йөрде

Габдулла Тукай тууына 130 ел булуны кичә шигъри троллейбуста искә алдылар. Янә җәмәгать транспортында «Шагыйрь сүзе» проекты кысаларында матур сөйләм оештырылды.