10 Авг 15:24 Татарстанда беренче яшь гаилә «Президент» соципотекасы буенча торак алу өчен теркәлде

Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен теркәлде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында яшь гаиләләр белән очрашу вакытында шундый яңалык җиткерде.

10 Авг 11:19 Россия Гидрометеоүзәгендә көзге һава торышы киләчәге турында кисәттеләр

Бу атнада Россиянең Европа өлешендәге урта полосада көзге һава торышы хакимлек итәчәк. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

10 Авг 10:43 Садыйков онлайн-трансляция барышында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Телепрограмманың трансляциясе төбәкнең рәсми берләшмәләрендә 14.00 сәгатьтә башлана.

7 Авг 10:14 Чаллының 5нче хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты

6 августтан Чаллыда «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата. Клиникада булган барлык авырулар я тернәкләнеп өйгә кайтарылганнар, я башка «ковидлы» госпитальләргә күчерелгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

7 Авг 09:38 Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасына яңа таләпләр әзерләде

Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасына карата яңа таләпләр проектын әзерләде. Документны норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырып чыгардылар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

7 Авг 09:26 Рафис Борһанов мәктәпләрнең 1 сентябрьдән укуны башларга әзерлеге турында әйтте

Татарстан мәктәпләре укуны көндезге форматта 1 сентябрьдән башларга әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

5 Авг 15:29 Яңа уку елында студентлар югары уку йортларында битлек кияргә тиеш булачак

Яңа уку елында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, студентлар дәресләргә битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.