13 Апр 16:22 Чаллы юллары сыйфаты буенча Россиянең «кара исемлеге»нә эләккән

Чаллы мәктәп һәм хастаханәләр янындагы юлларның сыйфаты буенча «кара исемлек»кә эләккән. Шул хактагы нәтиҗәне Гомумроссия халык фронты белгечләре чыгарган. Алар ярты ел дәвамында Россиянең 120 шәһәрендә тикшерү алып барган.

13 Апр 16:05 Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республикада, җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү максатында, Онкология авыруларына каршы көрәш елы үткәрү турында карар чыгарган.

13 Апр 14:51 Казан мәктәпләрендә санитар нормалар бозылган

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе 2016 елның беренче кварталында Казандагы белем бирү оешмаларында 78 тикшерү уздырган.

13 Апр 14:45 Казан Сабан туе 28 майга күчерелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сабан туе» татар халык бәйрәмен уздыру турында Указына үзгәреш кертү хакында»гы Указны имзалады.

13 Апр 13:44 «Илһам» бәйгесе: Тукай, Җәлилләргә алмаш әзерләнә

Шигъриятне яраткан, үз киләчәген язучылык белән бәйләргә теләгән татар балалары бик күп. Алар арасында чын талантларны ачыкларга “Илһам” бәйгесе ярдәм итә. Конкурс Татарстанда гына түгел, гомумән, татар дөньясында үсеп килгән булачак Тукайларны, Җәлилләрне ачыклый.

13 Апр 13:40 20 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 13 апрельдә, көндезге һава температурасы көньяк районнарда 17 градуска кадәр күтәреләчәк.